Татарстанда балалар йортыннан бала алу өчен 300гә якын гаилә исәптә тора

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстанда 300 гә якын гаилә баланы уллыкка алырга яки аны опекага алырга тели. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Республика уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге директоры Диана Хәбибуллина балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышында сөйләде.

"Бүгенге көндә безнең 300 гә якын кеше исәптә тора, һәм шуны билгеләп үтәсе килә, күпчелек өлеше — уллыкка алучылар — 200дән артык кеше. Бу баланы кан кардәшлеге хокукларында уллыкка алырга теләгән гражданнар һәм кире кайтаргысыз шартларда ", — дип аңлатты белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, уллыкка алучыларның күбесе — тулы гаиләләр, 30 яшьтән 40 яшькә кадәрге гражданнар. Шул ук вакытта алар еш кына җиде яшьтән зуррак булмаган баланы гаиләгә алырга планлаштыралар, дип ачыклык кертте Хәбибуллина.

Белгеч сөйләвенчә, уллыкка (кызлыкка), опекага һәм попечительлеккә алу —  бу ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруның барлык формалары. Бу эшнең өстенлекле формасы булып, дип аңлатты ул, уллыкка (кызлыкка) алу тора, әмма мондый балаларның күпчелек өлеше опекун гаиләләрендә тәрбияләнә.

2021 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 7380 гаилә тәрбияләнүендә 9486 бала бар. Шуның 1292 се — тәрбиягә бала алучы гаиләләр, 3602 — опекун гаиләләре, 2470 е — уллыкка алучылар гаиләләре, 16сы — кире кайтаргысыз нигездә опекуннар гаиләсе.

Республикада ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 13 оешма эшли, шул исәптән ТР мәгариф һәм фән министрлыгы системасының 10 оешмасы: 8 балалар йорты һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике интернат, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы системасының ике оешмасы һәм берсе — ТР сәламәтлек саклау министрлыгы системасына караган балалар йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International