Елена Образцова исемендәге Халыкара музыка академиясе 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны һәм яшүсмерләрне «Үрнәк ак төннәр» («Образцовые белые ночи») балалар һәм яшүсмерләр иҗатының II Халыкара фестиваль-конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс берничә номинацияне берләштерә: «Вокаль башкару», «Нәфис сүз», «Хореографик сәнгать», «Рәсем сәнгате». «Рәсем сәнгате» номинациясендә катнашучылар өчен иҗади сынау бер этапта читтән торып үткәрелә: 31 мартка кадәр «Санкт-Петербургның ак төннәрен саклаучы арысланнар» темасына рәсем ясарга кирәк.
Калган номинацияләр ике этапны күздә тота: беренчесе — анкета-гариза һәм конкурс материалларын җибәрү (31 мартка кадәр), икенчесе — төп конкурс туры, ул 7 июньнән 13 июньгә кадәр Санкт-Петербургта узачак.
Конкурста катнашу бушлай. Моның өчен анкета-гаризаны тутырырга, ә биремне электрон почта аша obraztsovacademy@gmail.com җибәрергә яисә гаризада видеога сылтама күрсәтергә кирәк.
Өстәмә сорауларны электрон почта аша бирергә мөмкин: obraztsovacademy@gmail.com яисә телефон аша: 7 (812) 630-00-63.
Фестиваль турында нигезләмә.