Мәктәпләрдә йомгаклау иншасы 5 нче апрельдән 15 нче апрельгә күчерелә. Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Йомгаклау иншасының күчереләчәге турында элегрәк Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев хәбәр иткән иде. Хәзер расланган документ чыкты.
- "2021 елның 5 апрелендә" сүзләрен "15 апрель 2021" сүзләренә алмаштырырга кирәк, — диелә анда.
Шулай ук резерв көннәр билгеләнде: 5 һәм 19 май.
Исегезгә төшерәбез, инша өчен "зачет " — БДИга керү өчен рөхсәт ул. БДИның төп чорын 31 майда география, әдәбият һәм химия фәннәреннән башлап җибәрү планлаштырыла. Расписание проекты нигезендә, рус теле буенча иң массакүләм бердәм имтихан ике көн: 3 һәм 4 июньдә узачак.
Профильле математика буенча БДИ 7 июньгә, тарих һәм физика буенча — 11 июньгә, җәмгыять белеме буенча — 15 июньгә, биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше буенча 18 июньгә планлаштырылган.
Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше ("Сөйләм" бүлеге) ике көндә: 21 һәм 22 июньдә узачак. 2021 елда имтиханда катнашучылар информатика һәм ИКТ буенча БДИны беренче тапкыр компьютерда тапшырачак, аннан БДИ үткәрү шулай ук ике көнгә бүленгән: 24 һәм 25 июньдә булачак. 28, 29 июнь һәм 2 июль — резерв көннәр.