Бүген балаларны яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка кабул итү башлана

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 1 апрельдә, балаларны беренче сыйныфка алу кампаниясе башлана. Фараз буенча, 2021 елда Татарстанда парталар артына 54 528 беренче сыйныф укучысы утырачак, шуларның Казанда – 19 386 бала. (Чагыштыру өчен: 2020 елда беренче сыйныфка 54 467 бала килгән, шуларның 18 951ы – Казанда).

Бу елның кабул итү кампаниясендә иң мөһим яңалык гаризаларны кабул итү башлану һәм тәмамлану датасына кагыла. Әгәр элек уку йортлары документларны 1 февральдән кабул итә башласа, 2021 елда мәгариф турындагы закон яңа кагыйдәләрне таләп итә һәм 1 апрельгә тапшыру вакытын күчерә. Кампания 30 июньгә кадәр, билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр, шулай ук өстенлекле хокукка ия булучылар өчен дәвам итәчәк. Әгәр дә якындагы мәктәп ниндидер сәбәпләр аркасында сезне канәгатьләндерми икән, һәм сез үз балагыз өчен башка районда уку йортын карагансыз икән, 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.

Мәктәп җитәкчелеге бары тик класслар тулысынча комплектланган, ягъни буш урыннар булмаган очракта гына кабул итүдән баш тартырга хокуклы. Документлар буш урыннар беткәнче, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.

Кызганычка, теләгән мәктәптә укырга теләүчеләргә караганда урын азрак булган күренеш еш күзәтелә. Мондый очракта ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштырырга ярдәм итәргә тиешле, яшәү урыны буенча мәгариф идарәсе органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гаризаны карау вакытларында да җитди үзгәрешләр бар. Элек 1 сыйныфка керү гариза бирелгән көннән алып бер атна дәвамында гамәлгә ашырылган. Быел мәктәп җитәкчелеге башта барлык документларны кабул итә, яңадан тикшерә һәм шуннан соң гына өч эш көне дәвамында директор баланы беренче сыйныфка – ягъни 30 июньнән соң, 1 июльдән 5 июльгә кадәр чорда кабул итү турында боерык чыгара. Бу мәктәп караган "участоклар"да яшәгән гаиләләргә һәм балаларны укырга кабул иткәндә өстенлеккә ия булганнарга гына кагыла.

Әгәр дә сез 6 июльдән соң гариза һәм документларның тулы пакетын китерсәгез, мәктәп кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә боерыкны игълан итәргә тиеш.

Интернаты булган мәгариф оешмаларына документлар биргәндә, чираттан тыш кабул ителү хокукыннан судьяларының, прокурорларның һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары файдалана.

Беренче чираттагы хокуктан хәрби хезмәткәрләр, полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре балалары, аларның гаиләләре яшәү урыны буенча Росгвардия һәм УФСИН хезмәткәрләре файдалана ала.

Беренче сыйныфка теркәлгәндә өстенлекле хокукка бер гаиләдә яшәүче һәм гомуми яшәү урыны булган бертуганнары  укый торган мәктәпкә баручы балалар ия. 

Өстенлекле һәм беренчел хокук белән керүчеләр өчен әлеге хокукны раслый торган документ кирәк булачак.

Конкрет йортның кайсы мәктәпкә беркетелгән булуын ничек белергә?

Уку йортлары һәм аларга беркетелгән адреслар исемлеге район яки шәһәр администрациясе тарафыннан формалаштырыла һәм җирле актта языла, аннары ул мәктәпләрнең рәсми сәхифәләрендә агымдагы елның 15 мартыннан да соңга калмыйча Интернетта урнаштырыла.

1 нче сыйныфка кабул иткәндә нинди документлар кирәк булачак?

–        ата-анасының (законлы вәкиленең) шәхесен раслый торган документ;

–        яшәү яисә тору урыны буенча баланың теркәлүен раслый торган таныклык;

–        гариза – мәктәп сайтыннан чыгартып бастырылган һәм мәктәптә үрнәк буенча  кулдан тутырылган;

–        баланың туу турында таныклыклыгы;

Ата-аналар документларны ничек тапшырачак?

Гаризаны һәм документларны кая тапшырырга мөмкин:

–        шәхсән гомуми белем бирү оешмасына;

–        почта элемтәсе операторлары аша;

 ● электрон рәвештә (кәгазь чыганактагы документ, сканерлау яки фотога төшерү юлы белән электрон формага үзгәртелгән) мәктәпнең электрон почтасы ярдәмендә;

● дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталлары функционалыннан (сервисларыннан) файдаланып.

Ата-аналарга документлар биргәндә мәктәпнең сайты ярдәм итәчәк. Анда барлык документлар һәм мәгълүматлар урнаштырылган. Әйтик: кабул итүнең башлануы һәм тәмамлану көннәре, гариза бирергә мөмкин булган сайтка сылтамалар (дәүләт хезмәтләре порталының расланган язмасы кирәк), гариза формасы һ.б. Ата-аналар гаризасында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә, укыту телен һәм өйрәнү өчен туган телне сайлау кирәк булачак.

Мәктәпкә теләсә кайсы очракта да килергә туры киләчәк, хәтта гариза портал яки электрон почта аша бирелгән булса да, оригиналлар белән документларның күчермәләрен алып килү өчен.

Әгәр дә сез баланы мәктәпкә тиешле яшьтән алдан яки соңрак  бирергә карар кылгансыз икән, ягъни аны үтәгәнче аңа 6,5 яшь яки инде 8 яшь тулгач, яшәү урыны буенча мәгариф идарәсеннән тиешле рөхсәтнең оригиналын бирергә кирәк булачак – анда баланың мәктәпкә сәламәтлеге һәм физик әзерлеге турында сырхауханәдән алынган белешмә нигезендә документ тапшырылачак.

Игътибар итегез, баланы мәктәпкә кабул итүдән баш тарту –  мәктәптә буш урыннар булмау очрагында гына булырга мөмкин. Балаларның теләсә нинди тестлар нигезендә кабул итәргә тырышу законсыз. Балаларның мәктәпкә әзерлек буенча белем бирү учреждениесенә  дәресләргә йөрүе укырга кергәндә өстенлекле хокук булып тормый.

Өстәмә түләүле белем бирү хезмәте. Әлеге программа 1 сыйныфка керүчеләр өчен ФГОС таләпләренә туры килә, һәм мондый дәресләр бала өчен бик файдалы булырга мөмкин һәм аңа уку елы башында үзен ышанычлырак хис итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мондый курсларда булу хокукы баланың законлы вәкилләре өстендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International