31 мартта 11:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) ТАСС матбугат үзәгендә «Сферум» мәгълүмати-коммуникацион платформасын тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев цифрлы белем бирү мохитен үстерүнең төп юлларын тәкъдим итәчәкләр. "Ростелеком" ГАҖ беренче вице-президенты Владимир Кириенко, Mail.ru Group генераль директоры Борис Добродеев, Mail.ru Groupның югары уку йортлары белән хезмәттәшлек буенча директоры Сергей Марданов һәм «Цифрлы белем бирү» ҖЧҖ генераль директоры Рубен Акопов Россия мәктәпләре укучылары һәм укытучылары өчен билгеләнгән «Сферум» мәгълүмати-коммуникацион платформасын тәкъдир итәчәкләр. «Сфера " – ул үзебезнең сакланылышлы видео-конференц-элемтә платформасы, ул укытучылар һәм укучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. 2021 ел ахырына кадәр ул илнең 15 пилот төбәге мәктәпләрендә эшли башлаячак.
Проект – «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган мәктәп белем бирүе өлкәсендә, укытучылар, укучылар, аларның ата-аналары мөмкинлекләрен киңәйтү буенча глобаль эшнең бер өлеше.
"Цифрлы белем бирү мохите – ул мәгариф процессына ярдәм итү, традицион мәгариф системасын көчәйтү. «Сферум» платформасы укытучылар һәм укучылар, шул исәптән төрле төбәкләрдән дә, бер-берсе белән аралаша, ә ата-аналар онлайн ата-аналар җыелышларында катнаша алсын өчен кирәк», – дип шәрехләде мәгариф министры Сергей Кравцов.
Маҗбугат конференциясендә катнашучылар туры эфирда платформаны сынап караячак, алар шулай ук Е.М. Примаков исемендәге Өлкә гимназиясенең бер сыйныфында дәрескә кушылачак һәм башка төбәкләрдән килгән укытучылар белән элемтәгә чыгачак.
Чараның үткәрү көне һәм вакыты: 31 март, 11:00 (Мәскәү вакыты буенча).
Урыны: ТАСС матбугат үзәге (Тверь бульвары, 2 йорт), трансляцияне мәгълүмат агентлыкның порталында карарга була.