Дөньяның 46 илендә рус теле буенча диктант язачаклар

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

31 мартта 10 апрельдә узачак Тоталь диктантка (ТД) теркәлү башлана. Бер үк вакытта инде алтынчы тапкыр TruD тестын туган теле рус теле булмаган кешеләр тапшырачак. Аны 46 илнең 152 шәһәрендә (шул исәптән Австралия, Перу, Коста-Рика, Ливан, Никарагуа, Кытай, АКШ) язачаклар.

Trudда катнашучылар арасында – Россия югары уку йортларында белем алучы  чит ил студентлары, Россиядәге чит ил диаспоралары, шулай ук билингваль балалар бар. Тест ТД тексты нигезендә эшләнә, бу юлы  аның авторы – язучы Дмитрий Глуховский.

Гадәти тест форматы – ун бирем, гадидән катлаулыга таба. TruD гомумевропа системасы буенча А2дән алып С1гә кадәр рус телен белүчеләргә исәпләнгән. Исегезгә төшерәбез, бу – гади һәм ирекле белү дәрәҗәләре.

Чит ил кешеләре Тоталь диктантның рухын тойсын өчен, соңгы сынау буларак зур булмаган диктант бара.

"Катнашучыларның Тоталь диктантның “кече туганы”  саналган TruD тестына карата кызыксынуы елдан-ел арта бара. 2016 елда без 26 дәүләттә мең катнашучыдан башладык,ә 2019 елга катнашучылар саны 44 илдән 5000нән артып китте. 2020 елдан башлап, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, TruD тесты көндезге формада гына түгел, онлайн-форматта да тормышка ашырыла. 2021 елда тестны шулай ук ике форматта язарга мөмкин", – дип сөйли "Тоталь диктант" фонды директоры Ольга Ребковец.

Чит тел буларак  рус теле буенча тестның эксперт төркемен Ерак Көнчыгыш федераль университетының рус теле һәм мәдәнияте үзәге директоры Ирина Череповская җитәкли. Аның җитәкчелегендә филологлар тест биремнәрен генә түгел, ә "Готов к TruD"у" әзерләү буенча бушлай онлайн-курс та эшлиләр, ул барлык теләүчеләрне биремнәр вариантлары, Россиянең мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыра, рус телен мавыктыргыч форматта практикалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International