Унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы 15 апрельдә булачак

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Россия мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020/21 уку елында 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын (бәян итүне) үткәрүнең яңа расписаниесен расладылар.

Эшне язуның төп вакыты – 15 апрельдә, өстәмә көннәр – 5 һәм 19 майда.

Иншаны өстәмә вакытта "незачет" алган яки аны төп вакытта нигезле сәбәп белән язалмый калган, һәм бу рәсми рәвештә раланган чыгарылыш сыйныф укучылары яза алачак.

Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүгә рөхсәт булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, йомгаклау иншасы урынына изложение  сайларга хокуклы.

2020/21 уку елында йомгаклау иншасы өчен юнәлешләр:

1. Онытырга хакыбыз юк (тарихи вакыйгалар, иҗтимагый күренешләр, сәнгать әсәрләре, үәтер).

2. Мин һәм башкалар (кешеләр арасында кеше; низаг проблемасы,  «үзең булып калу» дигәнне аңлау проблемасы ).

3. Узган белән киләчәк арасында: минем буын портреты (мәдәни сораулар, әдәби күнекмәләр, тормыш бәяләүләре, гаилә һәм җәмгыять белән мөнәсәбәтләр).

4. Үзгәрешләр вакыты (кеше һәм кешелек дөньясы алдында торган үзгәрешләр, ачышлар темасы, чакырулар).

5. Үз-үзең белән сөйләшү (кешенең эчке дөньясы һәм аны өйрәнү ысуллары - кеше үз-үзенә бирә торган сораулар; эчке кичерешләр; вөҗдан темасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International