Идел су транспорты университетының Казан филиалы тармакның иң яхшы уку йорты дип танылган

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Идел буе су транспорты дәүләт университетының Казан филиалы «Тармак лидеры» конкурсында җиңүче булды. Бу хакта 26 мартта узган Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында игълан иттеләр.

Филиал директоры Ильяс Сәлахов 2020 елда ирешелгән уңышлар өчен  «Тармакның уку йорты (мәгариф оешмалары филиаллары арасында)» номинациясендә «Тармак лидеры» вымпелы белән бүләкләнде.

«Тармак лидеры» конкурсы диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы тарафыннан гамәлгә куелган һәм Росморречфлот карамагындагы  һәм Россиянең диңгез һәм елга транспортына караган  коммерцияле оешмалары арасында үткәрелә. Конкурс Россиянең диңгез һәм елга транспортының абруен күтәрүгә, аның казанышларын популярлаштыруга юнәлтелгән социаль-икътисадый бурычларны үтәүгә ярдәм итә.

Казан филиалы «Тармак лидеры» дигән мактаулы исемгә лаек булуы һичшиксез. 2020 елда Идел буе су транспорты дәүләт университетының Казан филиалы, пандемия аркасындагы чикләүләргә карамастан, шактый уңышларга иреште. Казан филиалы студентлары һәм педагогик коллективы уку корпусларын һәм лабораторияләрен матди-техник җиһазлауны яхшырту, белем бирү эшчәнлеген алып баруның сыйфатлы күрсәткече, яңа буын тренажер комплексларын яңарту өлешендә сизелерлек үзгәрешләр күрә.

Төп вакыйгаларның берсе — яңа, заманча уку кампусын һәм студентлар тулай торагын төзү, алар югары уку йортының — төбәкнең мәдәни, фәнни һәм мәгариф үзәгенең тышкы кыяфәте һәм эчтәлеге турындагы барлык заманча күзаллауларга туры килә — инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тулысынча тәэмин ителгән, яңартылган планировкага ия булу. Бу федераль максатчан программа ярдәмендә, ТР Президенты, Росморречфлот, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә һәм филиал җитәкчелегенең аңлы рәвештә эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды.

1904 елда төзелгән Казан елга училищесыннан хәзерге заман белем бирү үзәгенә кадәр филиал узган юл — ул берничә дистә мең чыгарылыш студентының уңышлы гамәли эшчәнлеген тану,  йөзләгән укытучының тынгысыз эше, фәнни һәм иҗади эзләнү еллары. Бүген Казан филиалы су транспортының әйдәп баручы предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә торып, мәгарифнең һәм җитештерүнең интеграцияләнүенең уңышлы мисалын күрсәтә, шулай ук чит ил мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлекнең кечкенә адымнары аша югары уку йортын халыкара дәрәҗәгә чыгара. Казан филиалы җитәкчелеген һәм коллективын «Тармак лидеры» дигән мактаулы исем белән котлыйбыз, алга таба да төбәкнең һәм илнең транспорт тармагын үстерү өчен кирәкле белгечләрне әзерләүдә иң актуаль инновацияләр белән уңышлы традицияләрне берләштерүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International