Казан федераль университетының Алабуга институтында «Университет» мәктәбендә IT-класс булдыру турында сөйләделәр. Тәкъдир итүне институт директоры Елена Мерзон үткәрде.
Быел 9 сыйныфны тәмамлаучыларның конкурс нигезендә IT-класс укучылары булу, университет остазлары җитәкчелегендә әзерлек узу мөмкинлеге туды.
"Без IT өлкәсен үстерү процессларыннан читтә кала алмадык. Балаларыбызның киләчәге өчен җаваплылыкны аңлап, аларга югары технологияле үзгәрүчән дөньяда тормышка әзерләнергә ярдәм итү мөһимлеге турында нәтиҗәгә килдек", – дип билгеләп үтте Е.Мерзон.
Алабуга институты укытучылары белән бергә ИТИС, ИВМиИТ, шулай ук Казан университетының IT-лицее белгечләре дә IT-классның белем бирү программасын тормышка ашыруга җәлеп ителде.
Концепция эшләнгән, аның нигезендә төп махсус курс булып программалаштыру, ә вариатив өлешендә – программа продуктларын проектлау, веб-программалаштыру, мобиль кушымталар эшләү булачак.
Укучыларны математиканы, информатиканы, инглиз телен тирәнтен өйрәнү, БДИга һәм олимпиадаларга ныклап әзерләнү көтә. IT-классаның һәр укучысы шәхси ноутбук алачак. Гаджет бик яхшы уку һәм иҗат өчен көчле стимул булачак.
IT-класска конкурс өч этаптан торачак. Беренчесендә катнашучылар анкеталаштыру узачаклар, теләк буенча эссе яки видеогариза формасында мотивацияле хат тәкъдим итәчәкләр. Икенчесендә – мәктәп укучысы һәм аның ата-аналары белән әңгәмә узачак. Өченче этап – «Буревестник» лагереның IT-сменасында ял итү. Соңыннан конкурсантлар үз аттестатларын тәкъдим итәчәкләр. Барлык сынауларның нәтиҗәләрен исәпкә алып, конкурс сайлап алуы үткәреләчәк.
Укырга керү өчен тугызынчы сыйныфны уңышлы тәмамлаган Алабуга һәм якын-тирә районнар укучылары чакырыла. Математика, информатика һәм чит тел буенча уңышлар һәм югары билгеләр кандидат өчен өстенлек булачак. Ике елга бер тапкыр 15-25 баланы сыйныфка җыю планлаштырыла.
“Өлкән сыйныф укучылары мәгълүмати технологияләрдә юнәлеш табарга өйрәнәчәкләр, аларны көндәлек, уку һәм һөнәри бурычларны хәл итү өчен кулланачаклар, Python телендә программалаштыру күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, белем бирү IT-проектларында һәм ярышларда катнаша алачаклар", – дип хәбәр итте Алабуга Алабуганың Математика һәм гамәли информатика кафедрасының өлкән укытучысы Елена Любимова.
"Улым информатика белән мавыга, киләчәктә IT-белгечләр тагын да күбрәк кирәк булачак, дип ышанам. Укучылар белән мәктәп укытучылары гына түгел, вуз укытучылары да эшләячәк», – дип фикерләре белән уртаклашты Алабугадан Ольга Платонова.