Бүген, 31 мартта, Казанга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чакыруы буенча белем бирү сыйфатын бәяләү Федераль институты директоры Сергей Станченко эш визиты белән килде.
Сергей Станченко 2019 ел нәтиҗәләре буенча мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан тәкъдим ителгән төбәкләрнең җыелма рейтингы нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашачак.
Семинар-киңәшмә барышында Татарстан Республикасының гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү буенча мәгълүматларны комплекслы анализлау планлаштырыла. Чарада шулай ук муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары һәм аларның укыту-методик эшләре буенча урынбасарлары катнаша.