30 нчы марттан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә республика көллиятләре һәм техникумнары базасында төзелгән ресурс үзәкләре җитәкчеләре белән шәхси әңгәмәләр үткәрелә.
Әңгәмәләр белем бирү оешмасы эшчәнлеге турында актуаль мәгълүмат алу, аның үсеш перспективаларын билгеләү һәм эш бирүчеләр – кадрлар заказчылары белән хезмәттәшлек итү, ресурс үзәгене эшчәнлегенең түбән нәтиҗәсе юнәлешләрен ачыклау, эшчәнлекнең аеруча мөһим мәсьәләләре буенча уртак карарлар кабул итү, шулай ук министрлык ягыннан кирәкле тәкъдимнамәләр бирү максатында уздырыла.
Әңгәмә барышында көллият директоры кыска доклад белән чыгыш ясый (10 минутка кадәр), анда ул мәгариф оешмасы эшчәнлеге юнәлешләре, 2020 елда төп казанышлар һәм булган проблемалар турында сөйли.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча әңгәмәдә катнашучылар докладчыга сораулар бирәләр. Эш бирүче белән үзара хезмәттәшлек, инновацион белем бирү проектларында һәм «Ворлдскиллс» стандартлары буенча күрсәтмә имтиханда катнашу, көллиятләрдә тәрбия эшләрен оештыру, шулай ук чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.