1 апрельдән Казанда мәктәп менюсының ике комплексы кыйммәтләнәчәк

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Казан мәктәпләрендә 5-11 сыйныф укучылары өчен мәктәп туклануының ике комплексы бәясенә инфляция үзгәрешләре кертеләчәк.

Мәктәп төшке ашларына бәя уртача 3-4 сумга артачак. Ирекле сайлау менюсына  бәяләр 73 сум (элегрәк 69 сум), ә комплекслы төшке ашка — 48 сум (элегрәк 45 сум) торачак.

Башка позицияләргә бәя элеккечә калачак: иртәнге һәм ярты көн — 30 сум, ассортименттагы аш — 16.

Соңгы тапкыр мәктәпләрдә туклану бәясе ике ел элек үзгәргән. Бу вакыт эчендә, Росстат мәгълүматларына караганда, бәяләрнең иң югары үсеше ярмаларга, балыкка, иткә, көнбагыш маена теркәлгән.Башлангыч мәктәп һәм өлкән сыйныф укучыларының ташламалы категориясе өчен туклану бушлай кала. Исегезгә төшерәбез, 13 мең Казан укучысы (5-11 сыйныф укучыларының 18 %ы) кайнар туклануны бушлай ала.

Башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын Россия Президенты Владимир Путин куйды.  Аерым алганда, 1 нче сыйныфтан алып 4 нче сыйныфка кадәр барлык укучылар да көненә кимендә бер тапкыр кайнар туклану алырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International