Тәтешнең 1 нче урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Хәзер бу уку йорты укучылары тәнәфесләрдә шахмат уены белән вакытларын үткәрә алачаклар.
Мәктәп директоры Илдар Фаткуллов фикеренчә, мондый уен зонасы балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен өстәмә шартлар тудыра.
Шахмат сөючеләр өчен монда барлык шартлар да тудырылган: шахмат такталары һәм сәгатьләре белән уңайлы өстәлләр урнаштырылган, уйнарга өйрәтү материалы булган стенд эленгән. Шахмат зоналарын ачуда район меценатлары да ярдәм итә.