Сигез укучы әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасында Татарстан данын яклаячак

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

29 марттан 7 апрельгә кадәр ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына әзерлек кысаларында әдәбият буенча уку-күнегүләр үткәрә.

Җыенга Казаннан, Чаллыдан һәм Әлки районыннан 8 укучы чакырылган.

Укучылар белән олимпиаданың өч туры буенча дәресләр үткәрелә:

1 тур — аналитик (катнашучы сайлап алып проза яисә шигъри текстның бербөтен анализы);

2 тур — иҗади, ул ике биремнән тора;

3 тур — телдән (тәкъдим ителгән темага чыгыш) - профессорлар һәм Казан федераль университеты доцентлары үткәрә.

Әлеге җыемнар җитәкчесе — Лия Бушканец, әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы ПМК жюри рәисе, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чит телләр кафедрасы мөдире.

Әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы Кырым Республикасында 14 апрельдән 20 апрельгә кадәр “Артек” Халыкара балалар үзәге базасында узачак.

Егет-кызларыбызга зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International