Лениногорскида Татарстан педагогларына «Шахмат гомумөйрәткече» проектын тәкъдир итәләр

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорскида «Шахмат гомумөйрәткече» проектын гамәлгә ашыру: Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең эш тәҗрибәсе»  дип исемләнгән республика семинар-практикасы узачак. Чара 14 апрельгә планлаштырылган һәм 2 нче мәктәп базасында үтәчәк.

Семинарга мәгариф идарәсе муниципаль органнары башлыкларының укыту-методик эше буенча урынбасарлары һәм 2020 елда «Үсеш ноктасы» үзәкләре төзелгән мәктәпләрнең өстәмә белем бирү педагоглары чакырылган.

Практикумны оештыручылар — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Лениногорск районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге.

Чараның тантаналы ачылышында район хакимияте башлыгы  Рәгать Хөсәенов, «Каисса» интеллектуаль мәдәният һәм спорт үзәге директоры, менеджментта эшлекле администрацияләштерү докторы, мәгариф профессоры, Халыкара менеджмент академиясе әгъза-корреспонденты Эльвира Уманская (Мәскәү)  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International