2021 елның 2 апрелендә "Россия һәм Белоруссия Берлеген төзү турында" Шартнамәгә кул куюга 25 ел тула. Бу көнне, Беларусь һәм Россия халыкларының берләшү көненә багышланган тантаналы җыелыш кысаларында, Россия-Белорус яңа технологияләр институты — РБИНТ төзү турындагы өч яклы Килешүгә кул кую планлаштырыла.
РБИНТ ике университет — А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты — КАИ һәм Белорус милли техник университеты базасында төзелә. Беларусь Республикасы ягыннан старт составына Белоруссия дәүләт авиация академиясе керә. Якын планнарда Брест дәүләт техник университеты РБИНТ составына кертү дә каралачак.
Россия һәм Белоруссия университетларының потенциалын кулланып, инженерлык белеменең перспектив юнәлешләрен алга җибәрүгә юнәлдерелгән РБИНТ булдыру инициативасы Берлек дәүләтенең даими комитеты тарафыннан хупланды.
РБИНТ булдыруның максаты — уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыру нигезендә дөнья дәрәҗәсендәге кадрларны әзерләү, Берлек дәүләте икътисадының югары технологияле тармаклары мәнфәгатьләрендә уртак фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыру.
РБИНТ булдыру эше берничә этапка бүленгән. Югары белем бирүнең барлык баскычларының, мөстәкыйль рәвештә раслана торган мәгариф стандартларының бердәм белем бирү программаларын эшләү планлаштырылган. Бу эшчәнлеккә бер елдан азрак вакыт бирелгән. Беренче уртак белем бирү программаларын эшләтеп җибәрү 2022 елның 1 сентябренә планлаштырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КНИТУ-КАИда 2014 елда Германиянең өч алдынгы немец университеты (ТУ Илменау, ТУ Кaйзерстерн, ОФГУ Магдебург) белән консорциумда Германия-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) ачылды, ул ике диплом магистратурасының 9 уртак белем бирү программасын тормышка ашыруны максат итеп куя.