Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова республиканың иң яхшы 15 дәүләт хезмәткәре исемлегенә керде.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советның кадрлары комиссиясе тарафыннан дәүләт хезмәткәрләрен 2020 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына дәүләт хезмәткәрләрен кертү өчен нигез булып һөнәри казанышлар, инициативалылык һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрүгә куйган шәхси тырышлыгы тора.
Эльвира Әнсәр кызы Измайлованың һөнәри эшчәнлеге «Демография” илкүләм проектының «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — 3 яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен шартлар тудыру» төбәк проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. 2020 елда республика өчен билгеләнгән 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге өлешендә нәтиҗәлелек күрсәткечләрен 100 процент үтәүгә ирешү мөмкин булды. «Мәгариф» илкүләм проектының «Балалы гаиләләргә ярдәм» төбәк проектын һәм «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу, алар белем бирү һәм балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә укучыларның ата-аналарының компетентлыгын арттыруга, шул исәптән иртә яшьтәгеләрнең белемен арттыруга юнәлдерелгән.
2020 елда республиканың 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, балалар белән ата-аналарга психологик-педагогик, диагностик ярдәм, консультация бирү үзәкләрен булдыру проектларын гамәлгә ашыруга федераль грантларга ия булды.
Эш көне булмаган чорда (2020 апрель) мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында дежур төркемнәр эшчәнлеген оештыру, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен "кайнар линия" эшен оештыру.
Эльвира Әнсәр кызы - "Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту" (ЕССЕ-2020) (10-12.12.2020) халыкара фәнни-гамәли конференциясе катнашучысы, секциянең модераторы сыйфатында чыгыш ясады. Аның тарафыннан Татарстанның мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде: федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру, фән-киңлек мохитен үстерү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль һәм полилингваль белем бирү һ.б.