КНИТУ-КАИ Инженерлык лицее базасында махсуслаштырылган фәнни үзәк булдыру буенча федераль грант отты.
Махсуслаштырылган фәнни үзәк төзү өчен Инженерлык лицей-интернатын үстерү программасына 245,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Субсидия өч елга бирелә.
Шушы көннәрдә Россия инновацион үсеше өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча махсуслаштырылган фәнни үзәкләр челтәрен үстерүгә федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грант йомгаклары ясалды. Катнашырга җибәрелгән гаризалар конкурс комиссиясе тарафыннан рейтинглаштырылды. Инженерлык лицей-интернатының рейтинг күрсәткече 70,9 га бәяләнгән — ул барлык нәтиҗәләр буенча өченче урынны яулады.
«Уку йортының югары казанышлары һәм үсешнең көчле программасы», — дип сөйләде лицейның өстенлекләре турында директор Динар Габидуллин.
Аның сүзләренчә, грантны гамәлгә ашыру кысаларында, КНИТУ-КАИның Инженерлык лицей-интернаты тарафыннан матди базаны яңарту, педагогларны һөнәри үстерү, онлайн-курслар булдыру, зур олимпиадалар уздыру һәм халыкара ярышларда катнашу планлаштырылган.