2021 елның 30-31 март көннәрендә Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында педагогика көллиятләре студентлары өчен һөнәри осталыкның республика олимпиадасы узды.
Олимпиадада педагогик профильле 6 һөнәри белем бирү оешмасы катнашты. 6 катнашучы «Мәктәпкәчә белем бирү» белгечлеге буенча һәм 5 катнашучы «Башлангыч сыйныфларда белем бирү» белгечлеге буенча ярыштылар.
Беренче этапта студентлар теоретик юнәлешне сынаулар (тестлаштыру, педагогик вәзгыятьне тикшерү, профессиональ текстны инглиз теленнән рус теленә тәрҗемә итү) узды.
Икенче этап кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен дәрес фрагментын һәм өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дәресләр фрагментын күрсәтүдән торды.
Катнашучылар яхшы теоретик әзерлек һәм һөнәри осталыкны үзләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Жюри составына Казан шәһәре һәм республиканың гомуми белем бирү оешмалары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре керде.
Республика олимпиадасында түбәндәгеләр җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
«Мәктәпкәчә белем бирү» белгечлеге буенча:
1 урын — Бербин Елена (Казан педагогика көллияте);
2 урын — Шәрифуллина Алия (Түбән Кама педагогика көллияте);
3 урын — Захарова Карина (Чаллы педагогика көллияте).
"Башлангыч сыйныфларда укыту" белгечлеге буенча:
1 урын — Демьянова Рамина (Казан педагогика көллияте);
2 урын — Момот Владислава (Лениногорск музыка-сәнгать көллияте) һәм Вәлиев Сөмбел (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте);
3 урын — Сәйфетдинов Ришад (Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте)
Җиңүчеләрне һәм призерларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!