Конкурс тәрбия чараларының иң яхшы методик эшләнмәләрен ачыклау һәм тәкъдим итү, сыйныф җитәкчеләренең инновацион педагогик тәҗрибәсен тарату, аларның һөнәри үсешен хуплауга, иҗади потенциалын ачуга юнәлтелгән.
2021 елдан башлап Бөтенроссия бәйгесе ике этапны үз эченә ала — төбәк һәм федераль этаплар. Төбәк этабы Россия Федерациясе субъектларында 1 апрельдә старт ала һәм 2021 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк. Федераль этап 2021 елның 1 сентябреннән 10 декабренә кадәр узачак. Конкурска йомгак ясау һәм нәтиҗәләрне игълан итү 2021 елның 10 декабрендә планлаштырыла. Җиңүче, призёрлар һәм лауреатлар рейтинг исемлеге нигезендә билгеләнә һәм дипломнар белән бүләкләнә. Аларның эшләре «Вестник образования» электрон журналында бастырылачак.
Конкурста катнашуга теләсә нинди оештыру-хокукый формадагы гомуми белем бирү оешмаларында сыйныф җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы педагоглар чакырыла. Катнашу тәртибе һәм шартлары турында төгәл мәгълүмат - конкурсның рәсми сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган нигезләмәдә. Конкурсның федераль операторы - «Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт сәясәтен һәм һөнәри үсешен гамәлгә ашыру академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе.
Конкурсны уздыру белән бәйле сорауларны vkr@apkpro.ru электрон почтасы аша җибәрергә мөмкин.
Мәгълүмати белешмә
Беренче тапкыр сыйныф җитәкчеләре арасында тәрбия чараларының иң яхшы методик эшләнмәләренә дистанцион конкурс 2020 елда үткәрелде. Конкурска педагогика җәмәгатьчелеге тарафыннан зур кызыксыну белдерелде: катнашуга гаризаларны 12 000 дән артык сыйныф җитәкчесе бирде. Конкурсның жюри составында Россия Федерациясенең 48 субъектыннан экспертлар эшләде. Йомгак ясау 2020 елның 10 декабрендә узды; җиңүче, призер һәм лауреат исемнәрен Россия Федерациясенең 11 субъектыннан 14 педагог алды. Аларның методик эшләнмәләре хәзерге заман баласын тәрбияләүнең төп бурычларын хәл итүгә, укучыларның милли кыйммәтләр турында күзаллауларын формалаштыруга һәм ныгытуга, аларның социаль һәм шәхси тәҗрибәләрен актуальләштерүгә юнәлдерелгән.
Конкурс дипломантларының методик эшләнмәләре 2020 елның декабрендә «Вестник образования» электрон журналында бастырылып чыгарылды.