Ел саен уздырыла торган "Тоталь диктант" ирекле белем бирү акциясе 2021 елда катнашучыларны теркәү башлануы турында игълан итте. Татарстанда диктант үткәрү өчен 400дән артык мәйданчык оештырылган. Гаризаны 31 марттан бирергә мөмкин, дип хәбәр итә ТРда проектның координаторлары.
Быел "Тоталь диктант" гадәттәгечә 10 апрельдә узачак, Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана. Узган ел пандемия аркасында акция 2020 елның октябренә күчерелде. Ул вакытта Казан катнашучылар саны буенча дөньяда икенче урынны алды — көзге диктантны 11 534 кеше язды.
"Тоталь диктант"ны 10 апрельдә дөньяның 70 иленең меңләгән шәһәрендә язачаклар.
Бу юлы текстның авторы — язучы, радиотапшырулар алып баручы, журналист, сценарист, "Метро 2033" һәм "Метро 2035" бестселлерлары авторы Дмитрий Глуховский. Аның шул ук исемдәге китабы буенча 2019 елда шау-шулы "Текст" психологик триллеры басылып чыкты. Махсус "Тоталь диктант" өчен Глуховский мирасның темасына һәм хатын-кызларны үз-үзен тормышка ашыруга багышланган хикәя язган. Аның нигезендә "Обещания" кыска метражлы фильмы төшерелгән, аны акциянең барлык мәйданчыкларында катнашучылар диктант язу алдыннан карый алачак.
"Тоталь диктант-2021" авторының сүзләренә караганда, ул хис-кичерешләре белән сугарылган, тере тарихны язарга тырышкан, аның гаиләсендә булган вакыйгаларга таянган.
Казанда «Тоталь диктант» язуының төп мәйданчыклары Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, ТР Милли китапханәсе һәм КФУ Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты булачак. Моннан тыш, онлайн-диктантта катнашучыларны Профсоюзлар федерациясе, "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясе, "Мега" сәүдә үзәге, "Адымнар — белем һәм татулыкка юл" киләчәк мәктәбе, 93 нче гимназия һәм башка мәйданчыклар кабул итәчәк. Республикада «Тоталь диктант» язу нокталары район һәм шәһәр Халыклар дуслыгы йортлары, Чаллының IT-паркы һ.б. булачак.
Чит ил гражданнары һәм студентлар үзләренең рус телен белүләрен махсус оештырылган мәйданчыкларда тикшерә алачак, анда текстның гадиләштерелгән варианты — TRuD дип аталган тест тәкъдим ителәчәк.
Татарстанлылар һәм республика кунаклары диктантларын тикшерү ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсенең әйдәп баручы экспертларына, укытучыларына һәм филологларына тапшырылачак, ул ТР яшьләр эшләре министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ ярдәмендә “Мәдәниятләр һәм диалог үзәге” яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә төбәктә акцияне оештыручы булып тора.
Проект координаторлары искәртүенчә, "Тоталь диктант" акциясенә, теләге булган һәркем бушлай кушыла ала. Төгәлрәк проект турында, теркәлүнең шартлары һәм мәйданчыклар хакындада сайттан белергә мөмкин.