Кайбер мәктәпләрдә баланы мәктәпкә яздырырга теләүче һәм кичтән чират алып, аны барлап торган ата-аналардан чират җыелу белән бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез. Яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка балаларны кабул итү кампаниясе 1 апрельдән башланды. Һәм ул, беренче чиратта, билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларга, шулай ук өстенлекле хокукка ия булучыларга кагыла (әгәр бу мәктәптә инде абыйсы яки апасы укый һәм бер адрес буенча яши икән).
Шулай итеп, беренче этапка – 1 апрельдән 30 июньгә кадәр – мәктәп администрацияләре гаризаларны бары тик югарыда күрсәтелгән таләпләр туры килгән ата-аналардан гына кабул итә. Шуңа күрә мәктәп белән янәшә чиратлар оештыру һәм ызгышлар тудыру максатка ярашлы түгел. Беренче этапта гариза бирү чираткә йогынты ясамый. Чираттан тыш, беренче чиратта яки өстенлекле рәвештә мәктәпкә укырга керү хокукы булган һәр бала, шулай ук беркетелгән территориядә яшәүче балалар урынсыз калмаячак. 5 июльгә кадәр аңа прописка буенча беркетелгән һәм өстенлекле хокукка ия булган балаларны гына кабул итү турында боерык чыгарылачак. Гаризаны башка мәктәпләргә (прописка буенча түгел) икенче этап башланганчы җибәрү мәгънәсез.
Игътибар! Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында беркетелгән якындагы мәктәп сезне канәгатьләндерми икән, һәм сез үз балагыз өчен башка районда уку йортын карагансыз икән, сезгә беренче этап тәмамланганны – 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк. Икенче этапта – 6 июльдән – беркетелгән территориядә яшәмәгән балаларны мәктәпләргә 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул итәләр. Ягъни бу этап дәвамында теләсә нинди башка мәктәпләргә гариза бирергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен “кайнар линия” ачылды. 8(843) 237-75-15, 8(843) 237-75-05, 8(843) 237-75-05 телефоннары буенча шалтыратып, беренче сыйныфка балалар керү сораулары буенча җаваплар алырга мөмкин.