Шахмат зоналары проектына Яңа Чишмә районының тагын тугыз мәктәбе кушылды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Яңа Чишмә районының тугыз мәктәбендә шахмат зоналары ачылды. Проектка Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе, Акбүре, Волчино, Чаллы, Тубылгытау, Өтәшкә, Чертушкино, Чуаш Чабаксары һәм Екатерина мәктәпләре кушылды. Бу хакта «Чишмә хәбәрләре» яза.

Шахмат зоналарын ачу район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев, мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина, авыл җирлекләре башлыклары һәм депутатлары катнашында узды.

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов укучыларга дәрес өчен кирәкле җиһазлар тапшырды.

Шахмат зоналары «Мәгариф» илкүләм проектының «Үсеш ноктасы» программасы буенча ачыла.

Районда шахмат зоналары саны даими рәвештә арта. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, мәйданчыклар Кызыл Октябрь, Петропавловск, Черемухово, Зирекле, Азия һәм Шахмай мәктәпләре базасында, шулай ук Яңа Чишмә гимназиясендә, урта мәктәбендә һәм Ленин мәктәпләрендә эшли башлады.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International