250 татарстанлы «Яшь профессионаллар " IX Милли чемпионатында чыгыш ясаячак

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бүген бөтен Россия буенча «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)-2021 " IX Милли чемпионаты финалында катнашу хокукына сайлап алу ярышлары старт алды. Бу хакта ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

«Томсктагы чемпионатта Татарстан Республикасын беренче булып „Балта эше. Юниорлар" компетенциясендә чыгыш ясаучы Никита Бочкарев тәкъдим итәчәк. Татарстаннан ярышларда барлыгы 250 конкурсант үз осталыкларын күрсәтәчәк, алар 117 өлкән категория һәм 72 — юниорлар компетенцияләрендә чыгыш ясаячак», — диелә хәбәрдә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International