Чаллыда төзүчеләр «Адымнар» полилингваль мәктәбенең фасадын тышлый башладылар. Бинаның шактый өлеше фирма стилендә эшләнгән инде. Бүген төзелеш мәйданчыгында автошәһәр мэры Наил Мәһдиев булды.
Хәзерге вакытта бина тәмамланган форманы алды: корпус түбә астында, фасадны тышлау бара, бина эчендә металл конструкцияләрне, вентиляция һәм җылыту системаларын монтажлау тәмамланып килә, тәрәзә рамнары урнаштырылган, идәнгә плитка җәелгән. Сыйныфларны, актлар залын, ике бассейнны һәм башка бүлмәләрне бизәү эшләре бара.
Мәктәпнең мәйданы 24 мең кв. метр тәшкил итә, смета бәясе — 1 млрд 279 млн.сум, шуларның 300 млн. сумы белем бирү учреждениесен мебель һәм уку җиһазлары белән тәэмин итүгә тотылачак.
«Бер балалар бакчасы төзелешенә якынча шундый акчалар тотылуын исәпкә алсак, бу сумма җитди", — дип билгеләп үтте Мәһдиев. Төзелештә 300 артык кеше катнаша. Эшләр график буенча бара, аның нигезендә объект биш айдан соң әзер булырга тиеш. 1 сентябрьдә мәктәп балаларны укыта башлаячак инде.
«Адымнар»га кабул итү өчен язылу якын көннәрдә ачылачак. Монда укырга теләүчеләргә тест узарга туры киләчәк.
"Полилингваль мәктәп гимназия статусына ия, бу аңа булачак укучыларны махсус сайлап алу хокукы бирә. Бу якын-тирә комплексларда яшәүчеләр өчен бернинди уңайсызлыклар тудырмаячак, чөнки шәһәрнең бу өлешендә мәктәпләр кытлыгы күзәтелми. Алар монда җитәрлек. Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына исә өч телне тирәнтен өйрәнүгә бәйле барлык үзенчәлекләрне аңларга кирәк. Дәресләр белән генә чикләнеп булмый, гаиләдә дә билгеле бер тел мохите булырга тиеш", - дип ассызыклады мэр.
Татарстанда полилингваль комплекслар төзү проекты «Яңарыш» фонды ярдәме белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы нигезендә тормышка ашырыла. Республикада барлыгы шундый алты мәктәп эшләячәк: Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада, Алабугада һәм Чаллыда. Аларның бер өлеше файдалануга тапшырылган инде. Белем бирү учреждениеләрендә дәресләр рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.