Мәктәп туклануын оештыру буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе барлык төбәкләрдән белгечләрне берләштерәчәк

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Ул билгеләп үткәнчә, семинарда төбәк министрлыклары вәкилләре катнашачак һәм ул онлайн-форматта башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашатуны тәэмин итү өчен җаваплы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен яки аларның урынбасарларын эшкә җәлеп итәргә өндәде.

"Без бу эштә барлыкка килә торган төрле хәлләрне, мөмкин булган проблемаларны һәм аларны чишү юлларын җентекләп тикшерәчәкбез", — дип шәрехләде Дмитрий Глушко.

Ул киңәшмә барышында мәктәп укучыларының туклануы белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралачагын һәм норматив документлар әзерләү буенча эшче төркемнәр төзеләчәген хәбәр итте.

Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, башлангыч сыйныфларда туклануны оештыру турында уңай фикерләр саны арткан.

Дмитрий Глушко мәктәпләрдә тупланган уңай тәҗрибә белән уртаклашырга кирәклеген искәртте.

"Безгә балаларның барысының да тук булуы мөһим, мәктәп ризыгы тәмле һәм файдалы булырга тиеш. Туклануны оештыруда барысы да мөһим – ризык әзерләүдән алып аны өстәлгә куюга кадәр", — дип йомгаклады ул.

Белешмә өчен

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурыч нигезендә, башлангыч сыйныфларның барлык укучылары (1-4 нче сыйныфларда) көненә бер тапкырдан да ким булмаганча  түләүсез кайнар туклану белән тәэмин ителергә тиеш. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан бу уку елыннан барлык түбән сыйныф укучыларын түләүсез кайнар туклану белән тәэмин итүне ныгытучы нормалар илнең барлык төбәкләренә таралсын өчен тиешле эш башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International