Конкурста «федераль университет» яки «милли тикшеренү университеты» категориясендәге югары уку йортлары, шулай ук илнең әйдәп баручы классик университетлары катнашты. Катнашучылар МУУФҮны үстерү программасын тәкъдим итәргә тиеш иде, ул, шул исәптән, МУУФҮда кимендә 250 кешене укыту мөмкинлеген һәм интернатта кимендә 100 кеше яши алуны күздә тота.
Казан университеты әзерләнгән үсеш программасының сыйфаты буенча иң күп балл җыйды һәм конкурсның гомуми рейтингында икенче урынны алды. КФУның МУУФҮне өч елга финанслау күләме 600 миллион сум тәшкил итәчәк.
Россиянең әйдәп баручы университетлары каршында МУУФҮ инде өченче ел төзелә. КФУга биреләчәк әлеге сумма – МУУФҮ барлыкка килү тарихында максималь. 2019 елда дүрт МУУФҮ сайлап алынды, ул вакытта өч елга 570 миллион сум бүлеп бирелде. 2020 елда бер МУУФҮ булдырылды, 2021 елда – тагын биш. Казан университетыннан тыш конкурста Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты (206 млн сум), КНИТУ-КАИ (245 млн сум), Төньяк Кавказ федераль университеты (351 млн сум), Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты (534 млн сум) җиңде.
IT-лицейда программаны гамәлгә ашыру буенча актив эш бүгенге көннән башлана. Ай дәвамында лицейда рәсми рәвештә МУУФҮ оештырылачак, яңа исемле лицей турында яңа нигезләмә кабул ителде. Соңгысы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы кагыйдәләре нигезендә конкурс документациясе таләбе буенча эшләнәчәк. Киләчәктә Россиядә "РФдә мәгариф турында" канунында "Махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәк" статусын беркетүне планлаштыралар.
КФУ командасы якындагы өч елга IT-лицейны үстерү программасын, максатларны, бурычларны, барлык юнәлешләр буенча чараларны күрсәтеп, әзерләде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген IT-лицей Россиянең көндәшлеккә сәләте буенча топ-100 мәктәбенә, математик юнәлеш буенча Россиянең топ-50 мәктәбенә керә.