Мәгариф министрлыгында мәктәпләрне беренче сыйныфка кабул иткәндә артык инициативалар күрсәтмәскә һәм ата-аналардан артык белешмәләр сорамаска чакырдылар. Бу хакта РФ мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры Евгений Семченко белдерде.
Ул алып баручының төбәкләрдә инде мәктәпләр ата-аналардан балаларның махсус белешмә белән туганлыгын раслауны таләп иткән очраклар булганы турында репликасына әнә шулай җавап бирде. Исегезгә төшерәбез, Россия мәктәпләрендә балаларны яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфларга кабул итү рәсми рәвештә старт алды. Хәзер беренче сыйныф баласы закон буенча абыйлары һәм апалары укый торган шул ук мәктәпкә гарантияле эләгергә мөмкин.
- Балаларның һәркайсы ата-аналар паспортына кертелгән – бусы бер. Икенчесе — бергә яшәү турында документ, — дип сөйләде Евгений Семченко. — Мәгариф системасындагы барлык хезмәттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп: артык инициативалар күрсәтергә һәм ата-аналардан артык күп белешмә таләп итәргә кирәкми. Аның сүзләренә караганда, 1 сыйныфка кабул итүнең яңа тәртибе ачыклык һәм гаделлек принциплары нигезендә әзерләнгән. Ул үткән елларда ата-аналар очрашкан күпсанлы проблемаларны хәл итә. Хәзер балаларны Россия мәктәпләренең беренче сыйныфына кабул итү ике этапта бара. Беренчесе – 1 апрельдән 30 июньгә кадәр. Ул беренче чиратта яки өстенлекле рәвештә укырга керү хокукына ия балалар өчен, шулай ук беркетелгән территориядә, ягъни мәктәп урнашкан районда яшәүче балалар өчен. Мәктәп директоры гаризалар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә боерык чыгара.
Икенче этап – беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен: гаризаларны кабул итү 6 июльдә башлана һәм буш урыннар тулганчы бара. Әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча.