2021 елда мәктәп укучыларының йомгаклау аттестациясе үзенчәлекләре расланды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Әйтик, 9 нчы сыйныф укучылары ике мәҗбүри фәннән —  рус теле һәм математика  буенча гына ТДИ имтиханнары тапшырачагы рәсми рәвештә теркәлде дияргә була.

Ә 11 сыйныфны тәмамлаучыларга  аттестат алу өчен ике вариант бар.

— 11 сыйныфларда йомгаклау аттестациясе югары уку йортларына керергә җыенмаган затлар өчен Дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында үткәрелә, ике мәҗбүри предмет: рус теле һәм математика, — дип хәбәр итә Рособрнадзор. — Югары уку йортына керүне планлаштыручыларга аттестат алу өчен рус теле буенча БДИда уңай нәтиҗә алу да җитә.

2 апрель көнне документлар Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International