Үзәк - дөньяда иң яхшы стандартларга һәм практикаларга, шул исәптән «Ворлдскиллс» стандартларына туры килә торган иң яхшы һөнәрләр һәм компетенцияләр буенча гражданнарның барлык категорияләрен һөнәри әзерләү һәм яңадан әзерләү, һөнәри ориентацияләү һәм квалификацияләрен күтәрү максатларында республиканың матди-техник, кадрлар, мәгълүмати-коммуникация ресурсларын куллануны җайга салучы оешма.
Шул рәвешле, бүген үзәкнең төп бурычы – республика икътисадын инновацияле үстерү өчен мөһим булган алдынгы һәм аеруча кирәкле компетенцияләргә ия белгечләрне әзерләү өчен шартлар тудыру. Үзәкнең тормышка ашырылган иң зур белем бирү проектларының берсе булып коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән затларны укыту программасы тора. Программаның операторы булып безнең илдә Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) чыгыш ясады.
Программаның максаты – халыкның мәшгульлеге өлкәсендә ярдәм күрсәтү, гражданнарга хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне үстерү өчен өстәмә һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеген бирү.
2020 елда республикада 39 үзәк базасында ихтыяҗ булган 68 компетенция буенча 3 405 тыңлаучы белем алган. Укулар «Ворлдскиллс» хәрәкәтен үстерү кысаларында төзелгән мәгариф технологияләрен һәм инфраструктураны кулланып үткәрелде.
Икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган кирәкле һөнәрләр һәм урта һөнәри белем бирү белгечлекләре исемлеге («ТОП-регион) һәм таҗ инфекциясе таралу нәтиҗәләреннән зыян күргән затларны укыту программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен анализлау нигезендә, Татарстанның инновацияле үсеше өчен кирәкле компетенцияләр исемлеге төзелде.
Исемлеккә мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре, мәгариф, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, төзелеш һәм төзелеш технологияләре, хезмәт күрсәтүләр, иҗат һәм дизайн, транспорт һәм логистика өлкәләреннән компетенцияләр керде.
Шулай итеп, таләп ителгән компетенцияләр исәбенә «Веб-дизайн һәм эшкәртмәләр», «Машиналы укыту һәм зур мәгълүматлар», «Мобиль кушымталар эшләү», «Физик культура, спорт һәм фитнес», «Сәнәгать робототехникасы», «Аддитив җитештерү», «Композитлар технологиясе», «Эшмәкәрлек», «Күпфатирлы йортны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү», «Сәнәгать дизайны», «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү» һәм башка бик күпләр керде. Матди-техник ресурсларны һәм кадрлар потенциалын рациональ файдалану, республиканың белем бирү оешмалары мөмкинлекләрен киңәйтү максатларында Prof.market үзәгенең цифрлы платформасы булдырылды, ул түбәндәге 3 якның нәтиҗәле коммуникациясен берләштерә һәм тәэмин итә:
– төп һәм кыска сроклы белем бирү программалары буенча белем бирү хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеге булган мәгариф оешмалары;
– яңа һөнәри компетенцияләр алырга теләүче гражданнар;
– кирәкле квалификацияле кадрлар алу белән кызыксынган эш бирүчеләр.