Олимпиада нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныфлар арасында абсолют җиңүче булып Ибраһим Билданов танылды, ә призлы урыннарны Лада Петрова, Анастасия Турцева, Азамат Рәхмәтуллин, Антон Субботин алды. 10 нчы сыйныфларда Артем Красков җиңүче булды. Призлы урыннарны Мәрьям Хәбибуллина, Ульяна Короткина, Дамир Гыйльманов, Артур Варфоломеев, Аяз Гаязов, Эмиль Фәхретдинов яулады. 11 сыйныф укучылары арасында призлы урыннарны Ләйсән Мясаутова, Дамир Дәүләтов, Максим Денисов, Ильяс Ибраһимов, Ролан Камалов, Айдар Марадулин, Дмитрий Моисеев алды.
2020-2021 уку елының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар Казан шәһәренең Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатында, Казан шәһәренең Вахитов районы 131 нче лицеенда, Казан шәһәренең Мәскәү районы 122 нче гимназиясендә, Казанның Яңа Савин районы 7 нче лицей-интернатында һәм Саба муниципаль районының сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче интернат-мәктәптә белем ала.
Егет-кызларны лаеклы уңышлары белән котлыйбыз!