Спас районында Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

2-3 апрельдә Спас районында 2020/2021 еллар сезонында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды.

Уеннар «Олимп» спорт комплексында һәм Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә үткәрелде.

Ярышларның баш хөкемдары – Валерий Терентьев.

Ярышлар йомгаклары буенча түбәндәге командалар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

Егетләр арасында: 

1 урын – Спас районы;

2 урын – Аксубай районы;

3 урын – Түбән Кама районы.

Кызлар арасында:

1 урын – Түбән Кама районы;

2 урын – Алексеевск районы;

3 урын – Чистай районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International