Арча районында “Туган телем – иркә гөлем” дигән иҗади эшләр конкурсы узды. Чара Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Конкурс татар телендә үткәрелде. Анда башлангыч һәм урта звено укучылары катнаша алган. 1-4 сыйныф укучылары өчен “Балачак дөньясында” номинациясе, ә 5-7 сыйныф укучылары өчен “Туган телем – иркә гөлем” номинациясе планлаштырылган иде.
Конкурска 84 эш керде. Конкурс Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырыла һәм Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышлана.
Турнирның максаты – татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү; укучыларда әдәбият, сәнгать, иҗат белән кызыксыну формалаштыру; әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне ачыклау.