Казанда яңа 2021-2022 уку елына балалар бакчаларын комплектлау башланды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Казанда яңа 2021-2022 уку елына балалар бакчаларын комплектлау башланды. Ата-аналар баланың РФ дәүләт хезмәтләре порталында яки ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетта мәктәпкәчә учреждениегә юллануы турында белә ала.

“ДОУга юлланды» гаризасы статусын үзгәрткәннән соң ата-аналарга 30 көн дәвамында документларның тулы комплекты белән бала юлланган балалар бакчасы җитәкчесенә кабул итү турындагы гаризаны рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балалар бакчаларында ата-аналарны шәхсән кабул итү 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр һәм пәнҗешәмбе 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырыла. Әмма килер алдыннан, вакытны килештерү өчен, мәктәпкәчә учреждениегә шалтыратырга кирәк.

Бала теркәлмәгән очракта, ата-аналар район мәгариф бүлекләрендә кайнар линия телефоннары буенча консультация алырга мөмкин. Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00дән 17.00 сәгатькә кадәр (12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес) кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International