Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын үткәрү кысаларында 2021 елда «Фәннең көн кадагында» Бөтенроссия агарту акциясе башланды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Акциянең максаты – укучыларны һәм студентларны хәзерге дөньяда фәннең роле, экология һәм климат, киләчәк энергетикасы, генетика, яңа технологияләр, кешенең һәм җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлеге кебек өлкәләрдә алдынгы тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштыру, шулай ук укучыларда заманча тикшеренүче һөнәре турында күзаллау формалаштыру. Акция кысаларында ел дәвамында Россия Федерациясе субъектларында лекторияләр, әйдәп баручы фәнни лабораторияләргә һәм оешмаларга экскурсияләр, семинарлар һәм мастер-класслар оештырылачак.

Якын айга лекцияләр һәм экскурсияләрнең төгәл расписаниесен белү, лекциягә язылырга яки лабораториягә бару  мөмкин булган көннәрне акциянең рәсми сайтында табарга була.

Шулай ук акция кысаларында "Галимнәр – мәктәпләрдә" фәнни-популяр очрашулар циклы үткәреләчәк, аның барышында төрле фәнни өлкәләрдән тикшеренүчеләр укучыларга илебез фәненең казанышларын күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International