Конкурс Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә “Россиянең үлемсез полкы” Гомумроссия иҗтимагый-патриотик хәрәкәте тарафыннан үткәрелә. Анда катнашырга мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары, Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең педагогика университетларының тарих факультетларында укучылар чакырыла.
Алар Бөек Ватан сугышы елларында туганнарының сугышчан юлы яки хезмәт эшчәнлеге турында үз тикшеренүләрен күрсәтәчәкләр. Теркәлү www.pravnuki-pobediteley.ru сайтында ачылган, иҗади бирем тикшерүгә карый торган материаллар йөкләнгәннән соң конкурсантларның шәхси кабинетларында мөмкин булачак.
Быел «Җиңүчеләрнең оныкчыклары — минем фильм» дигән махсус номинация барлыкка килде, анда катнашучылар #ПравнукиПобедителейМойФильм хештегы белән социаль челтәрләрдә үз видеоматериалларын 30 апрельгә кадәр урнаштырырга тиеш. Анкеталар, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык һәм видеороликка сылтама moyfilm@bk.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Конкурска йомгак 5 майда ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 8 майда Мәскәүдә узачак.