Акциядә катнашу өчен мәктәптә тәнәфес вакытында үзеңә ошаган китап белән фотосүрәт ясарга һәм "ВКонтакте", Instagram һәм TikTok социаль челтәрләрендә #переменаскнигой, #читаемкнижки хештеглары белән фотоны урнаштырырга, аны сайтның махсус бүлегенә җибәрергә һәм, тәнәфестә уку өчен нәкъ менә бу китап сайлап алынуын язарга кирәк.
Иң креатив һәм кызыклы эшләр Россия мәгариф министрлыгы сайтында дөнья күрәчәк, ә өч иң яхшы фотосурәт авторлары истәлекле бүләкләр алачак. Иң мөһим шартларның берсе — "ВКонтакте" һәм/яки Instagram социаль челтәрләрендә ачык аккаунт булу, шулай ук Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының шундый ук социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларына язылу кирәк.
Акциягә 23 апрельдә, Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокукы көнендә йомгак ясалачак.