2021 елда Казанда сигез балалар бакчасы төзеләчәк

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Казанда быел гомуми сыйдырышлылыгы 1,6 мең урыннан артык булган сигез мәктәпкәчә учреждение төзеләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

«Быел гомуми сыйдырышлылыгы 1 мең 690 урынлы 8 мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Шулардан  биш балалар бакчасы "Демография" илкүләм проекты кысаларында, ә өчесе  – "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты буенча төзелә ", – диде Ризванов. Балалар бакчалары  Константиновка поселогында, "7 небо" торак комплексында һәм "Җәй" торак комплексында төзеләчәк.

Бүген Казан миллионлы шәһәрләр арасында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү буенча лидер булып тора.

"Кызганычка, хәтта интенсив төзелеш тормышка ашырылса да, ул халыкның үсеш темпларын куып җитә алмый", –  дип билгеләде спикер. Россиядә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның "май указлары" нигезендә эшләнгән "Демография" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International