29 марттан 4 апрельгә кадәр Төмән индустриаль университеты базасында мәктәп укучыларының физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Анда Татарстаннан 14 укучы катнашты.
Укучыларга физика буенча теоретик биремнәрне чишүдә ярышырга, шулай ук эксперименталь гамәли биремнәрне чишүдә үз белемнәрен күрсәтергә туры килде.
Түбәндәге укучылар призер булдылар: КНИТУ-КАИның сәләтле балалар өчен Инженерлык лицее укучысы Марат Вәлиев, Иннополис лицее укучысы Фәргать Гарипов, Түбән Кама районының 24 нче лицей-интернаты укучысы Тимур Корбанов, Казан шәһәренең Вахитов районының 131 нче лицее укучылары Ян Шнейдман һәм Әмир Садриев, шулай ук Бөгелмә районының 2 нче лицее укучысы Аделя Гәрәева булды.
Призерларны котлыйбыз!