2021 ел чыгарылыш сыйныф укучысы өчен кулланма. Мәктәптән соң кая барырга?

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Уку елы ахырына кадәр бер-ике айдан да кимрәк вакыт калды. 9 һәм 11  сыйныф укучыларына да алга таба белем алырга кирәклеген хәл итәргә кирәк. Яңа кагыйдәләргә бөтенләй ориентлашмаган кешеләргә “АиФ” үзенчәлекле кулланма тәкъдим итә.

15 апрель

11 сыйныф укучылары чыгарылыш иншасы язалар. Зачет алучылар БДИга кертелә. Незачет куелганнар (гадәттә, андыйлар бөтен мәктәпкә 1-2 кеше була), шулай ук нигезле сәбәп аркасында эшне язмый калучылар 5 һәм 19 майда инша яза алачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар изложение сайларга мөмкин.

30 апрельгә кадәр

Тугызынчы сыйныф укучыларына, алар контроль эш язачак предметны күрсәтеп, гариза бирергә кирәк. Быел аттестациянең мондый формасы сайлау буенча ТДИ имтиханнарын алмаштырачак, алар, гадәттә, 9 сыйныфтан соң, ике мәҗбүри имтиханга өстәмә рәвештә, имтихан тапшыра иделәр.

30 апрельгә кадәр, кабат гариза биреп, элек сайланган предметны үзгәртергә мөмкин.

18 – 21 май

Тугызынчы сыйныф укучылары сайлап алынган фәннәр буенча контроль эшләр язачаклар. Резерв сроклары каралмаган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар, инвалид балалар һәм инвалидлар контроль эштә үз теләкләре белән катнашалар.

Әлеге контроль эшләрдә  өчлеләр һәм икелеләр ТДИга кертелүгә йогынты ясамаячак. Әмма билгеләр 10 нчы профиль сыйныфларына кергәндә исәпкә алынырга мөмкин.

24 май – 2 июль

9 сыйныф укучылары ТДИ тапшырачак. Быел – мәҗбүри рус теле һәм математика гына. Өстәмә чор 3-17 сентябрь көннәрендә узачак.

25 май – 10 июнь

Югары уку йортларына кермәүчеләр өчен рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнары (ДЧИ) көллияткә барырга яки аттестат алырга теләүчеләр өчен узачак. Рус теле буенча имтиханда БДИның база дәрәҗәсеннән кыскача җавап белән 24 бирем булачак. Математика буенча БДИның база дәрәҗәсендәге 14 бирем.  Имтиханнарның якынча биремнәре белән Федераль педагогик үлчәү институты сайтының «ГВЭ» бүлегендә танышырга мөмкин.

Имтиханнарга җитди сәбәпләр аркасында килә алмаганнар аларны 13 һәм 17 июльдә яза алачак. Минималь балл җыя алмаганнар эшләрне 3-17 сентябрь көннәрендә яңадан язарга мөмкин.

31 май – 2 июль

БДИның төп чоры.

31 май – география, әдәбият, химия.
3 һәм 4 июнь – рус теле.
7 июнь – профильле математика.
11 июнь – тарих, физика.
15 июнь – җәмгыять белеме
18 июнь – чит телләр буенча язма өлеш.
21 һәм 22 июнь – чит телләр буенча телдән.
24 һәм 25 июнь – компьютерларда информатика һәм ИКТ.

Өстәмә чорда имтиханнар 12, 13 һәм 14 июльдә, шулай ук резерв көнендә – 17 июльдә узачак.

БДИ өчен сайлап алынган фәннәрне алыштырырга була, бу хакта гаризаны тиешле имтихан башланганчы ике атнадан да соңга калмыйча язу кирәк. Барысы өчен дә рус теленнән имтихан гына мәҗбүри. Тагын 2-3 предметны конкрет белгечлеккә керергә кирәк булганнарга карап сайларга кирәк.  Бу хакта югары уку йортлары сайтларыннан укып белә аласыз. Әйтик, Югары икътисад мәктәбендә «дөнья икътисадына» керү өчен рус теле, математика, җәмгыять белеме һәм чит тел кирәк, “Компьютер кыркынычсызлыгы”на – рус теле, математика һәм информатика буенча БДИ кирәк. Пирогов исемендәге РНИМУның дәвалау, педиатрия яки стоматология факультетына химия, биология һәм рус теле буенча БДИ кирәк.

20 июньнән дә соңга калмыйча

Югары уку йортлары укырга керү өчен документлар кабул итә башлый. Аларны кабул итү комиссиясенә килеп шәхсән, электрон почта яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Элеккеге кебек үк, бер үк вакытта биш вузга укырга керү мөмкин. Һәр югары уку йортында – 2дән алып 10 белгечлеккә кадәр. Әйтик, МИСИСта конкурста күп дигәндә 10 белгечлек буенча, ә университет филиалларында 3 белгечлек буенча катнашырга мөмкин.

Документларны тапшырганнан соң, вуз сайтына кереп, бюджет урыннарына үтә алу-алмавыгызны  күзәтеп барырга кирәк. Моның өчен исемлекләрдә сездән ничә кешенең югарырак баллы булуын һәм бюджет урыннары саны нинди булуын карарга кирәк. Югары уку йортлары теге яки бу белгечлеккә кабул итүнең контроль саннарын сайтларда бастыралар. Мәсәлән, МИСИСта быел "Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы" факультетына 120 бюджет урыны бирелгән, Пирогов исемендәге РНИМУда — педиатриягә 537 урын.

Быел абитуриентлар исемлекләрендә яңалык кертелә: ФИО урынына бары тик СНИЛС яки керү документларын теркәгән вакытта кабул итү комиссиясе тарафыннан бирелгән номер гына. Югары уку йортлары исемлекләрен көнгә 5 тапкыр яңартып торырга тиеш. Бюджетка узу мөмкинлеге күбрәк булган вузны сайлыйбыз һәм аттестатның төп нөсхәсен аларга илтеп бирәбез.

28 – 30 июль

Югары уку йортлары ташламалардан файдаланучыларны кабул итәргә тиеш: алар – Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре, РФ җыелма командалары әгъзалары, инвалидлар һ. б.

3 – 5 август

Конкурс буенча кабул итү. Кабул ителү турында килешү  гаризасын һәм аттестатның төп нөсхәсен 3 августтын да соңга калмыйча китерү зарур. 5 августта укырга керүчеләрне кабул итү турында приказлар бастырыла. Шуннан соң бюджет урыннары калса, вуз өстәмә җыелма игълан итәргә хокуклы.

Шартнамәләр төзү һәм түләүле укуга керү сроклары – якынча августның уртасына,  ахырына кадәр (конкрет югары уку йортына бәйле).

Көллиятләрдә кабул итү турында гаризалар 28 августка кадәр кабул ителәчәк. Әмма сайлаган һөнәренә иҗади яки профессиональ имтихан (рәсем сәнгате, архитектура, вокал, акушерлык һ.б.) тапшырырга кирәк булса, гаризаны 15 августка кадәр тапшырырга кирәк. БДИ яки ТДИ таләп ителми, бары тик 9 яки 11 сыйныфны тәмамлаганга мәктәп аттестаты гына. Әгәр теләүчеләр урыннарга караганда күбрәк икән, аттестатның уртача баллыннан югарырак булган кешеләрне кабул итәчәкләр. Буш урыннар калса, кабул итү ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Эксперт фикере

РАНХиГСның өзлексез белем бирү икътисады үзәге директоры Татьяна Клячко:

- Әзерлекнең конкрет юнәлешенә түгел, ә шунда ук белгечлекләр төркеменә керү хокукы, куркынычларны сизелерлек киметә һәм абитуриентларның үзләре теләгән вузга керергә мөмкинлекләрен арттыра. Ләкин кая барырга икәнен сайлаганда, бу эреләтелгән төркемнәрнең составы белән җентекләп танышырга һәм үз өстенлекләреңне билгеләргә кирәк. Шуны аңлау мөһим, конкрет белгечлекләргә бүлгәндә, югары уку йорты сезгә бик үк кирәкле булмаган юнәлешкә күчәргә тәкъдим итә ала. Сез андый  белгечлек юнәлеше буенча китәргә әзерме, бу хакта ныклап уйлау мөһим.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International