Беренче Бөтенроссия космик диктанты Бөтенроссия ачык дәресендә анонсланачак

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Дәрестә космонавт Максим Сураев, астрофизик Владимир Сурдин һәм биология фәннәре докторы Маргарита Левинских катнашачак.

Россия мәгариф академиясенең Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты  директоры Наталья Агре билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларның дөньяга карашын киңәйтүдә төп рольне уйный һәм аларга кешелек хыялы өчен чикләр булмавын күрсәтә.

"Кайчандыр ышанмаслык булып тоелган нәрсәләр хәзер — чынбарлык. Ә иң зур хыял — космоска очу — тормышка ашырылды. Нәтиҗәләргә ирешү өчен җаваплылык хисе, Ватанга милли горурлык һәм мәхәббәт — ватандашларыбызга фән һәм мәгарифнең төрле өлкәләрендә тәүге ачышлар ясарга  ярдәм итте», —  диде ул.

Дәрес вакытында алып баручылар 11 апрельдә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә узачак беренче Бөтенроссия космик диктантында катнашу шартларын анонслыячаклар. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала. Диктантны онлайн форматында космос.вднх.ру сайтында, шулай ук https://открытыеуроки.рф/ порталында язарга мөмкин булачак.

Бөтенроссия ачык дәресләрен оештыручылар диктантта катнашучылар өчен кечкенә челлендж әзерләделәр: диктантка әзерләнү турында фото яки видео ясарга, аны «Инстаграм» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә чыгарырга һәм ачык дәресләр аккаунтын билгеләргә кирәк. Иң креатив фото һәм видео авторлары махсус призлар алачак.

Шулай ук диктантны ВДНХда "Космонавтика һәм авиация" үзәгендәге акция мәйданчыгында турыдан-туры язарга мөмкин. Мәйданга килүчеләр өчен шулай ук экскурсия булачак, нечкәлекләре үзәк сайтында күрсәтеләчәк.

Ачык дәресне "Ачык дәресләр" сайтында һәм РФ Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми бергәлеге битендә карарга мөмкин булачак. Чараны оештыручылар – Россия мәгариф министрлыгы һәм Россия мәгариф академиясенең Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты.

Бөтенроссия ачык дәресенең үткәрү көне һәм вакыты: 8 апрельдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә.

Үткәрү форматы һәм урыны: Бөтенроссия дәресенең онлайн-трансляциясе Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендә (https://vk.com/wall-30558759_225358) Бөтенроссия дәресе рәсми бергәлеге битендә.

Бөтенроссия космик диктантын үткәрү көне һәм вакыты: 11 апрель көнне Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә.

Турыңан-туры — ВДНХдагы "Космонавтика һәм авиация" үзәгендәге акция мәйданында, онлайн форматта  —  космос.вднх.ру. сайтында, шулай ук https://открытыеуроки.рф/  порталында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International