Татарстанда профсоюз зарядкасын кикбоксинг буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Илназ Сәйфуллин үткәрде

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Татарстанда профсоюз зарядкасын бүген өч тапкыр дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Европа чемпионы, кикбоксинг буенча биш тапкыр Россия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Илназ Сәйфуллин үткәрде.

Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Россиянең танылган спортчысы белән иртәнге күнегүләргә халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты аппараты белгечләре чыкты. Аларга Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының яшь педагоглары, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары да кушылды. Акция Казанның 96 нчы гимназиясендә узды.

Кикбоксер, профсоюз әгъзасы һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты укытучысы Илназ Сәйфуллин яхшы физик форманы саклау өчен көненә 10 минутлык иртәнге зарядка җитә дип сөйләде.

Татарстан Республикасы Бөтенроссия Мәгариф профсоюзы тарафыннан игълан ителгән Бөтенроссия сәламәтлек эстафетасына бүген иртәнге 9да кушылды. Зарядка республиканың башлангыч профсоюз оешмалары эшли торган барлык белем бирү оешмаларында узды.

Формаль булмаган рәвештә үткәрелгән акция Гомумроссия мәгариф профсоюзында спорт, сәламәтлек һәм озын гомер елын берләштерүче чара гына түгел, мәгариф учреждениеләрендә яңа физкультура-сәламәтләндерү традициясен башлап җибәрү да булыр дип ышанып каласы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International