Кичә Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында быел РФ мәгариф министрлыгы конкурслары исемлегенә кертелгән «Карталар фестивале» III Бөтенроссия конкурсы узды.
Конкурс дистанцион форматта узды. Иң яхшылар исеме өчен Россиянең 19 төбәгеннән 185 катнашучы көрәште: алар Санкт-Петербургтан алып Сахалинга кадәр иде.
Номинацияләрдә барлыгы 135 проект тәкъдим ителде:
● «Иң яхшы тикшеренү эше» (экологик, икътисадый, сәнәгать һ.б.) ике яшь категориясендә: 5-7 сыйныф һәм 8-11 сыйныф;
● «Ташламалы карар»;
● «Фән һәм технологияләр үсеше картасы» (Россиядә Фән һәм технологияләр елы хөрмәтенә);
● «Өстәлгән һәм виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып инновацион карта»;
● «Россиядә туризмны үстерүнең интерактив картасын эшләү»;
● Фестиваль Гран-Прие.
Конкурс чаралары нәтиҗәләре буенча Россошь, Төмән, Екатеринбург, Чаллы шәһәрләреннән иң яхшылар дип табылды. Ә бәйгенең Гран-приен икенче ел рәттән Төмән егет-кызлары яулады, алар «Исет районы инфраструктура объектлары картасын» жюри игътибарына тәкъдир итте.
«Карталар фестивале» конкурсы өченче ел рәттән уздырыла.
Төп максаты – укучыларның картографиягә һәм геокиңлек мәгълүматлары белән бәйле заманча технологияләргә кызыксынуын арттыру.
Быел конкурс партнерлары ТР цифрлы үсеш министрлыгы, Мәскәү шәһәренең Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру федераль үзәге, «КАМАЗ» ГАҖ, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркы, NextGIS һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты.