КНИТУ-КАИ оештырган, физика буенча авиатөзүче В.А. Окулов исемендәге мәктәп олимпиадасына йомгак ясалды.
Олимпиада «ОАК» ГАҖ һәм С.П. Горбунов исемендәге КАЗ - «Туполев» ГАҖ филиалы ярдәме белән уздырыла. Сайлап алу онлайн-туры 7 декабрьдән 1 февральгә кадәр иде. Йомгаклау туры февральдән март аена кадәр барды. Йомгаклау турына 8-11 сыйныфларның 45 укучысы кертелде. Олимпиада Татарстан Республикасында сәләтле һәм талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен конкурс чараларының республика реестрына керә һәм КНИТУ-КАИга укырга кергәндә индивидуаль казанышлар сыйфатында исәпкә алына.
Нәтиҗәдә башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
11 сыйныфлар
1 урын – Константин Семенов (Чабаксар, Чувашия Республикасы);
2 урын – Камил Вәлиуллин (Казан, Татарстан Республикасы);
3 урын – Булат Гомәров (Чаллы, Татарстан Республикасы)
9 сыйныф
1 урын – Рамил Әминов (Казан, Татарстан Республикасы)
8 сыйныф
1 урын – Рөстәм Гыйльметдинов (Казан, Татарстан Республикасы)