Әлмәттә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсының зона этабы узды. Чара Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия базасында оештырылды.
Аның максаты – татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда сәнгать белән кызыксыну формалаштыру, әдәби иҗатка сәләтле яшь язучыларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру.
Конкурс тантаналы өлештән башланды, анда кунакларны гимназия укучылары үзләренең чыгышлары белән сәламләде. Номерлар арасында «Сак-Сок» бәетенең инсценировкасы һәм 2 сыйныф укучыларыннан җыр, «Ялкын» ансамбленнән биюләр бар иде.
Конкурста Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Чирмешән районнарыннан 18 укучы катнашты.
Әлмәт районын Тайсуган мәктәбе һәм гимназия укучылары тәкъдим итте, чара аның базасында узды
Укучыларның иҗатын драматург Данил Салихов, шагыйрьләр Гөлзада Бәйрәмова һәм Минзиф Әхмәтшина, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рүзәл Кәримов бәяләде.