Апас муниципаль районында ай дәвамында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен “Без традицияләргә тугры” төбәкара конкурс-акция узды. Конкурста ата-аналарның да катнашуы күз уңында тотылды.
Турнирда Ульяновск өлкәсе вәкилләре дә катнашты. Конкурска видеороликлар тәкъдим ителде, анда катнашучылар Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында белемнәрен күрсәттеләр.
Җиңүчеләр булып Апас районының Каратун бистәсендәге “Гөлчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр танылды. Балалар әти-әниләре белән бергә гаиләләрендә татар халкының гореф-гадәтләренең ничек торгызылуын күрсәттеләр.
Призлар Зыятдиновлар гаиләләренә “Туган авылым чишмәсе” ролигы өчен һәм Вәлиевларга “Әбиемнең серле сандыгы” презентациясе өчен тапшырылды.