Татарстан хакимияте мәктәп азык-төлек блокларын капиталь ремонт ясау өчен миллиард сум акча бүлеп бирде

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау буенча яңа программа гамәлгә ашырылачак, аңа 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин сөйләде.

"Программаларга төзәтмәләр кертү планлы режимда инде беренче ел гына бармый. Бу капиталь ремонтка да, мәктәпләргә дә, балалар бакчаларына да кагыла, шул исәптән аларны төзүгә дә. Быел 13 яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, Чаллыда ике зур мәктәп төзелеше алып барыла ", - дип аңлатты спикер.

Министр урынбасары программаның быел эшләтеп җибәрелүен, аңа 1 млрд сум бүлеп бирелүен, анда 198 мәктәп катнашачагын өстәде. Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 164 мәктәпне ремонтларга ниятлиләр. Узган ел ук Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында 1 сыйныфтан алып 4 сыйныфка кадәр барлык укучыларны бушлай кайнар туклану белән тәэмин итү бурычын куйды. Аерым алганда, кече сыйныфларның барлык укучылары да көнгә бер тапкырдан да ким булмаганча кайнар ризык ашарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International