Казанлылар узган ел белән чагыштырганда “Тоталь диктант-2021”гә гаризлар бирүдә ике тапкыр активрак катнаша. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская сөйләде.
Ул узган елгы диктант расписаниесенә таҗ пандемиясе үзенең төзәтмәләрен керткән, дип искәртте: гадәти апрель урынына чара октябрь аенда узды. Ул вакытта халыкара акциядә катнашучыларның өчтән бере татарстанлылар булып чыкты. "Киләсе диктантка алдан гаризалар бирү буенча Казанда 2020 елның октябренә караганда 2 тапкырга югарырак күрсәткеч күзәтелә. Халык килергә һәм әлеге диктантны турыдан-туры язарга тели, - дип хәбәр итте Александровская.
Башка алдынгы шәһәрләр арасында ул Алабуганы, Лениногорскины һәм республиканың кайбер районнарын атады. Шул ук вакытта, акциядә катнашучылар саны буенча артта калучылар арасында спикер Чаллыны атады. "Кызганычка, бу шәһәр безне әлегә бик шатландырмый", - дип йомгаклады Александровская.
Узган ел акциядә Татарстанның 11,5 меңнән артык кешесе катнашты. Быел "Тоталь диктант" 10 апрельдә узачак, Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә башланачак.