Илсур Һадиуллин эш визиты белән Актаныш районында булды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин эш визиты белән Актаныш муниципаль районында булды. Нәкъ менә шушы районда 2021 елның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узачак.

Эш сәфәре шулай ук районда мәгариф системасы белән танышу, куелган максатларны һәм бурычларны өйрәнү белән бәйле иде.

Илсур Һадиуллин Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә районның берничә мәгариф учреждениесендә булды һәм аларның эшчәнлеге белән танышты.

Эш сәфәре кысаларында Илсур Һадиуллин “Тылсым” мәктәп-бакчасында, “Каенкай” балалар бакчасында, сәләтле балалар өчен гуманитар интернат-гимназиядә, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбендә, Актаныш технология техникумында, шулай ук 1нче һәм 2нче мәктәпләрдә булды.

Очрашу барышында август киңәшмәсенә кадәр хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Илсур Һадиуллин шулай ук Актаныш районының мактаулы гражданины Баязит Мөхәммәтов янында кунакта булды. Баязит Шәймәрдән улы озак еллар район мәктәпләрендә укытучы булып эшләде, Актаныш һөнәри-техник училищесын җитәкләде, әлеге уку йорты авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү үзәге булды, шулай ук район башкарма комитеты рәисе булып та эшләде – ул анда эшләгән  елларда күп кенә мәгариф, социаль һәм икътисадый блок объектлары төзелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республиканың мәгариф системасын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеше һәм 90 яше тулу уңаеннан министр Баязит Шәймәрдән улын “Мактаулы остаз” мактау билгесе белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International