Түбән Кама балалар бакчасы 400 мең сумлык грант акчасына түгәрәкләр оештырды

2021 елның 9 апреле, җомга

29 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында Россия Президенты гранты ярдәме белән «Мөмкинлекләр галәме» проектын гамәлгә ашыру башланды. Ишетү сәләте бозылган һәм гомуми тоткарлык үсеш алган кырык бала бушлай өстәмә белем ала. Бу хакта "Игелекле кешеләр лигасы" хәйрия фонды директоры Лилия Мөхәммәтҗанова хәбәр итте.

«Грант суммасы 399 мең сум тәшкил итте. Чарага заманча җиһазлар,  кирәкле оргтехника, үстерешле уеннар, китаплар сатып алынды», - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшләүче профессиональ педагоглар бүлеп бирелгән акчага балалар белән шөгыльләнә — алар мондый балаларны үстерү һәм укыту өчен өстәмә белем ала.

"Педагогларның балалар белән урнаштырылган элемтәләре зур өстенлек булып тора, шуңа күрә проект база мәйданчыгында гамәлгә ашырыла. Өстәвенә, әниләргә балалар бакчасыннан соң аларны беркая да алып  барырга кирәкми, - дип санап китте бонусларны Лилия Мөхәммәтҗанова.

Түгәрәкләр балаларның иҗади, спорт һәм танып белү потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Сабыйлар өчен «Төсле куллар», «Балалар фитнесы», «Танып-бел» тестопластикасы уздырыла, шулай ук педагоглар вак моторикларны үстерүгә шактый вакыт бирәләр.

Моннан тыш, җиде ай дәвамында ата-аналар һәм балалар өчен уртак ял үткәрүгә һәм гаиләдә җылы атмосфера саклауга юнәлтелгән уртак тематик чаралар уздырылачак. Алар арасында “Чудесница-зима”, “Кошлар каршылыйбыз”, “Һәрвакыт булсын кояш» (1 июньгә), “Балалар Сабантуе”, “Әти, әни, мин — тату гаилә” кебек чаралар.

«Мөмкинлекләр галәме» проекты кысаларында дәресләр 1 сентябрьгә кадәр барачак, аннары алар «Игелекле кешеләр лигасы» хәйрия фонды кысаларында дәвам итәчәк.

"Без ата-аналардан бик күп уңай кайтавазлар алабыз. Нәниләр үзләре яхшы нәтиҗәләр бирә башлады, уңай динамика, секцияләр һәм мастер-класслар белән кызыксыну күзәтелә. Гадәти белем бирү программасыннан тыш, алар өстәмә үсеш ала, шул исәптән социальләшү һәм аралашу өлкәсендә дә», - дип билгеләп үтте «Игелекле кешеләр лигасы» хәйрия фонды директоры Лилия Мөхәммәтҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International